tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарлар” газетасына язылучыларга бүләкләр тапшырылды
“Татарлар” газетасына язылучыларга бүләкләр тапшырылды

“Татарлар” газетасына язылучыларга бүләкләр тапшырылды

Бүген, 22 сентябрь, Бөтендөнья татар конгрессына Самара өлкәсе Гали авылыннан делегация килде. Алар арасында “Татарлар” газетасына язылып, бүләк отучылар бар.

“Татарлар” газетасына язылучыларга бүләкләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, “Татарлар” газетасына 2023 нче елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. Бүләкләр уйнату Бөтендөнья татар конгрессының вконтакте төркемендә туры эфирда күрсәтелде.

Бүгенге көндә “Татарлар” газетасына 2024 нче елның беренче яртыеллыгына язылу башланды. Әгәр дә сез көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, татар дөньясындагы мөһим вакыйгалар турында хәбәрдар булырга теләсәгез, кичекмәстән “Татарлар” басмасына язылыгыз. Газетадагы язмалар аша татар авылларының торышы, милли мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать, дин, тарих, фестивальләр һәм бәйгеләр, танылган милләттәшләребезнең тормышы һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкин. Басманың эчтәлеге алга таба тагын да баетылачак. Әлеге язылу нәтиҗәләре буенча да бүләкләр уйнатылачак.

Газетаның Татарстан буенча индексы: П2359,
Россия буенча индексы: П7075.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*