tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” бәйгесендә катнашучы кызлар милли ризык пешерүдә көчләрен сынап карадылар
“Ак калфак” бәйгесендә катнашучы кызлар милли ризык пешерүдә көчләрен сынап карадылар

“Ак калфак” бәйгесендә катнашучы кызлар милли ризык пешерүдә көчләрен сынап карадылар

26-27нче июль көннәрендә Казанда IV “АК калфак” укучы кызлар бәйгесенең III туры уза. Бүгенге программа кысаларында катнашучылар Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеена сәяхәт кылдылар, май канаты ясау һәм вак бәлеш пешерү бәйгесендә көч сынаштылар һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова белән очрашып, матур әңгәмә кордылар. Кызлар – 100дән артык катнашучы арасыннан сайланып алынган 7 финалист.

Бүген кызлар татар халкының милли ризыгы – вак бәлеш пешерделәр. Кадрия Рәес кызы катнашучыларга әлеге камыр ашын пешерү серләре хакында сөйләде, камыр басу, эчлек ясау нечкәлекләренә өйрәтте.

Жюри әгъзалары “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, “Идел” журналының татар редакциясе баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, “Сөембикә” журналының бүлек редакторы Алсу Шакирова, җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, “Шаян-Тв” телеканалының алып баручысы Мәликә Мотыгуллина, “Ак калфак” бәйгесенең узган елны Гран-при иясе Айзилә Абдрахманова булдылар.

Алар кызларның әдәби татар телендә әңгәмә алып бару сәләтен, үз-үзен тотышларын, татар халкының гореф-гадәтләрен белүләрен һ.б. бәяләделәр.

Кадрия Рәес кызы катнашучы кызлар белән җылы әңгәмә корды һәм аларга татар хатын – кызларына хас булган киенү, ризык пешерү, үз-үзеңне тоту серләре хакында сөйләде.

“Иң мөһиме – ихлас булыгыз, һәм нәрсә эшләсәгез дә, бөтен һөнәрне төптән өйрәнегез,” – дип искәртте Кадрия Идрисова.

Укучы кызлар өчен мондый әңгәмәләр – чын хәзинә, чөнки биредә алар татар хатын-кызлары өчен хас булган сыйфатлар, татар гореф-гадәтләре серләренә төшенәләр.

Катнашучы кызларның күбесе әниләре белән килгәннәр.

“Әти-әниләрегезгә игътибарлы булыгыз. Кайда гына йөрсәгез дә, алар гел сезнең өчен ут йотып торалар. Үзегез дә аналар булырсыз, әти- әниләргә хөрмәт күрсәтүнең, балалар тәрбияләүнең мөһимлеген аңларсыз,” – диде Кадрия Рәес кызы.

Кызлар үз куллары белән пешергән камыр ашлары белән әниләрен һәм жюри әгъзаларын сыйладылар. Әлеге бәйге катнашучыларга үзләрен чын яшь хуҗабикә итеп хис итәргә, татар халык ашларын пешерүдәә үз көчләрен сынап карага мөмкинлек бирде.

Исегезгә төшерәбез, 27нче июль көнне Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*