tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге Болгар җыенында быел беренче тапкыр көрәш ярышы уза
Изге Болгар җыенында быел беренче тапкыр көрәш ярышы уза

Изге Болгар җыенында быел беренче тапкыр көрәш ярышы уза

Лилия Гаделшина). Бүген Татарстанның Спас районында оештырыла торган Изге Болгар җыенында беренче тапкыр көрәш ярышы уза. “Безнең максат – җыен кунакларына татар халкының көрәшен күрсәтү”, – диде Россиянең Көрәш федерациясе спорт директоры Илнар Галиев “Татар-информ”га.

“Ислам динендә көрәш – сөннәт гамәл. Татар халкының гасырлардан килә торган көрәш ярышын мөмкин кадәр күп кеше күрергә, белергә лаек. Хәзер көрәш шактый популярлаша бара. Болгар җыены кунакларына бу ярышларны күзәтү кызык булыр дип уйладык”, – диде ул.

Болгарда бүген ярым финал һәм финал ярышлары үтә. Җиңүче көрәш буенча спорт остасы исеменә дәгъва итә алачак. Ярышлар барышында Татарстаннан гына түгел, Самара, Саратов кебек унлап төбәктән дә йөзгә якын спортчы катнашкан.

Ярыш өч үлчәү авырлыгында барды – 70, 90 һәм 90 килограммнан югарырак. Татарстан Президенты ярым финал ярышларын тамаша кылды.

Россиянең Көрәш федерациясе Болгарда көрәш ярышларын ел саен оештырырга планлаштыра.

Лилия Гаделшина,
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*