tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге Болгарга сәфәр
Изге Болгарга сәфәр

Изге Болгарга сәфәр

4-5 июнь көннәрендә без, Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск, Бор шәһәрләреннән һәм  Спас районы Татар Моклокасы авылыннан булган бер төркем туристлар, борынгы Болгар шәһәрендә булып кайттык. Юл шактый ерак булганга, без башта тарихи ватаныбыз башкаласы, мәркәзебез Казанга тукталырга булдык.

Ий, Казан! Син шундый матур! Синең хөрмәтеңә күпме шигырьләр һәм җырлар язылган!

Биредә без искиткеч «Отелло» кунакханәсендә тукталдык. Ул үзенең матурлыгы, чисталыгы, төзеклеге һәм уңайлылыгы белән барыбызга да ошады.

Театр – яктылыкка, яхшылыкка, нурга илтә, диләр. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгән. Галиәсгар Камал театрында «Мәхәббәт» спектаклен карап күпме уңай эмоция алганыбызны, театрда булуга нинди горурлык хисе кичерүләребезне әйтеп бетерерлек түгел. Милли кирәк-яраклар сату кибетләрендә дә рәхәтләнеп йөрдек, шуларның берсендә виртуоз баянчы, Татарстанның атказанган артисты,  якташыбыз, Грибан егете Ринат Валеевны (фотода) очратуыбызга сөендек. «Сөембикә» кафесында тәмле ризыклар белән сыйланып, кичке Казанның матурлыгына сокланып ләззәт алдык. Шунда шәһәр урамнарының ничек юылганын күреп гаҗәпкә калдык, чөнки  без бу өлкәдә күпкә артка калганбыз.

Икенче көнне Изге Болгар җиренә юл тоттык. Бу урыннарның матурлыгын сүз белән генә аңлатып булмый, моны үз күзең белән күрергә кирәк.

Матурлыгы белән үзенә тартып торучы, зур, олуг Ак мәчет, ул урнашкан Идел елгасының искиткеч яр буе, борынгы мәчетләр, зур Изге Коръән китабы… Боларны барысын да без әле күп еллар күңелләребездә саклап, сагынып сөйләрбез. Кайтыр алдыннан яшел чирәмдә яңа танышларыбыз – Ульян татарлары белән самавырдан тәмле чәй эчеп, матур җырлар җырлап күңел ачканыбызны онытмаячакбыз.

Һәркемгә әлеге изге җирне барып күрергә тәкъдим итәр идем. Нәкъ менә шушы урыннарда үз халкың өчен зур горурлык тоясың, үзеңнең татар булуыңа шатланасың.

Зөһрә АБДУЛИНА,

Дзержинск татарлары автономиясенең башкарма директоры.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*