tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау шәһәрендә”Муса Җәлил укулары” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
Ижау шәһәрендә”Муса Җәлил укулары” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

Ижау шәһәрендә”Муса Җәлил укулары” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

12 нче декабрь көнне Ижау шәһәрендә “Йолдызлар яңгыры” һәм “Муса Җәлил укулары” бәйгеләренең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы һәм татарча “Яңа ел” бәйрәме узды.

Удмуртия Республикасының иң сәләтле балалары тамашачыларга бәйрәм бүләк итте. Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев ансамбль җитәкчеләре һәм яшь артистлар өчен вокал буенча мастер класс уздырды.

Оештыручылар фестивальне оештыруда катнашкан һәр кешегә, балаларын салкын көннән курыкмый Ижауга алып килүче әти-әниләргә, ансамбль җитәкчеләренә, Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевка, Удмуртия Республикасының милли сәясәт министрлыгына  рәхмәтләр җиткерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*