tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижаулылар бишенче тапкыр татарча диктант язды
Ижаулылар бишенче тапкыр татарча диктант язды

Ижаулылар бишенче тапкыр татарча диктант язды

Татарча диктантны дөнья татарлары өченче ел язса, Ижаулылар – бишенче тапкыр. Муса Җәлил исемендәге китапханәдә олуг шагыйребез Г. Тукай туган көнгә туры китереп, аны 2014 елда башлаганнар иде. Диктантны быел да алар оештырды.

Быел бирегә үзен сынарга 20 кеше җыелды: лаеклы ялда булган ак яулыклы апалар, яшьләр, укучы балалар. Барысы да йөрәк кушуы белән килгән. Китапханә каршындагы “Татар мәдәнияты һәм әдәбияты үзәге”н җитәкләүче Рәмзия Гыйззәтуллина башта А.Алиш турында сөйләп үтте, ул аның турында зур булмаган күргәзмә ясап куярга да өлгергән.

Диктант язуда төбәкләр өчен аерым, җиңелрәк текст булуын барысы да хуплыйлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*