Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова: “Саба яшьләре көне”н өлге итеп алырга кирәк
Кадрия Идрисова: “Саба яшьләре көне”н өлге итеп алырга кирәк

Кадрия Идрисова: “Саба яшьләре көне”н өлге итеп алырга кирәк

Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге, җирле “Ак калфак” Татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан Явлаштау авыл җирлегендә “Саба яшьләре көне” үткәрелде. Чарада “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да катнашты.

Программада кыз озату, кияү каршы алу, капка бавы, килен каршы алу, килен тукмачы йолалары, гореф-гадәтләре күрсәтелде. Саба сөлгесе чигү һәм елгыр пешерү буенча өйрәтү дәресләре оештырылды. Бу чараларны оештыруда бөтен авыл халкы үзеннән өлеш керткән. “Саба яшьләре көне” пленар утырыш белән йомгакланды.  Утырышта төп игътибар яшьләрнең фикерләре, теләкләренә юнәлдерелде.

Бәйрәм кысаларында, Башкортстаннан килгән “Өй ашлары” китабы авторы Венера Мәҗитова белән очрашу да халыкта кызыксыну уятты. Чарада шулай ук Мамадыш районыннан килгән “ак калфак”лылар катнашты.

“Саба яшьләре көне” бәйрәмендә катнашкан “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова мондый бәйрәм бүгенге көн татар яшьләренә бик тә кирәк булуын белдерде. “Саба районының һәр авылында “Ак калфак”лыларның яшьләр юнәлеше эшли башлады. Бу тәҗрибәне хупларга һәм барыбызга да өлге итеп алырга кирәк”, – дип бәяләде Кадрия Идрисова Саба районында оешма вәкилләре эшен.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*