tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Искер-җыен” фестивале гөрләде
Тубылда “Искер-җыен” фестивале гөрләде

Тубылда “Искер-җыен” фестивале гөрләде

Тубыл шәһәрендә 3 көн дәвамында барган “Искер җыен” халыкара фестивале, гадәттәгечә, “Наследие” өлкә регионара иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар Конгрессы, Тубыл шәһәр хакимияте, шәһәр Думасы, шәһәр иҗтимагый палатасы һәм эшмәкәр Дамир Ибраһимов ярдәме белән оештырылды. Фестиваль үзенең эшен 3 август көнне шәһәрнең “Славянская” кунакханәсенең конференцияләр залында “Искернең тарихи язмышы” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе белән башлады.

Биредә чит төбәкләрдән килгән хөрмәтле галим-галимәләр, танылган җәмәгать эшлеклеләре, татар халкының тарихы белән кызыксынган, милләт язмышына битараф булмаган милләттәшләр катнаштылар. Чараның төп өлешендә “Тарих” секциясе эшләде, анда Себер ханлыгы, Кучем хан, Искер һәм себер татарлары язмышы темасын яктырткан 15 фәнни хезмәт тәкъдим ителде. “Искер җыен” проекты авторы, “Наследие” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова кунакларны башкарган эшләре белән таныштырды, теләктәшлек белдереп, рухи, матди ярдәм күрсәтүчеләрне барлап, аларга, конференциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Чарага нәтиҗә ясалып, резолюциягә тәкъдимнәр кертелгәннән соң, тарих фәннәре докторы, “Туган җир” журналы редакторы Дамир Исхаков күптән түгел Казан шәһәрендә дөнья күргән “Туган җир” журналы белән таныштырып, бергә эшләргә чакырды.

Икенче көнне конференция кунаклары “Искер-җыен” 11нче халыкара фестивалендә катнаштылар. Биредә Искер җирендә ятучы изгеләр рухларына багышланып хәтем ашы узды, аннары илебезнең төрле почмагыннан килгән сәнгать осталары үзләренең сәләтләрен күрсәтеп үзара ярыштылар. Ә мәйданда төрле уеннар, бәйгеләр оештырылды. 5 август көнне “Синтез” мәдәният сараенда “Искер-җыен” фестиваленең гала-концерты булды. Концерт барышында 6 номинация буенча буенча ярышып, җиңү яулаганнарны бүләкләделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*