tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Калфак туе”. Пресс-релиз
“Калфак туе”. Пресс-релиз

“Калфак туе”. Пресс-релиз

2016 елның 25 апрелендә Казан Ратушасының Колонналар залында (Карл Маркс урамы, 33 йорт) “Калфак туе” узачак. Музыкаль-театральләшкән тамаша IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы кысаларында оештырыла.

Чараның программасы бай һәм кызыклы. Колонналар залында төп тамаша барса, күрше залда калфак тегү һәм чигү өйрәтү дәресләре үтәчәк. Шулай ук татар милли ризыкларын тәкъдим итүче буфет һәм татар милли киемнәрен, аксессуарлары сәүдәсе эшләячәк.

Популяр артистлар, җырчылар татар тарихына кыскача күзәтү ясап, мәшһүр татар хатын-кызлары белән таныштырачаклар. Тамашачылар Казан патшабикәләре Нурсолтан һәм Сөембикә, беренче профессональ татар актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, мәгърифәтче, беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубый белән очрашачаклар.

«Калфак туе»нда Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Казан” ансамбленең балалар төркеме, “Казан нуры” оркестры, “Сорнай” фольклор ансамбле, җырчылар: Алинә Шәрипҗанова, Илнур Нуриев, Артур Исламов, Алмаз Нургалиев, Фердинанд Сәлахов, Илүсә Хуҗина, Алсу Вәлиуллина, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары катнашуы көтелә.

“Калфак туе” көндезге өчтә башлана. Катнашучыларга куелган төп таләп: хатын-кызлар калфаклы, ир-егетләр түбәтәйле булырга тиеш.

***

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә.

Быелгы форумда Татарстан Республикасының 43 районыннан, Россия Федерациясенең 53 регионыннан, 22 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашачак. Шулай ук  чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*