tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Ак калфакның табылган чагы…
Ульяновскида Ак калфакның табылган чагы…

Ульяновскида Ак калфакның табылган чагы…

Шушы көннәрдә генә Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының яңа форматта узган чарасы әби-бабаларыбыздан безгә ядкарь булып күчкән шушы җыр белән башланып китте. Милләтебезнең өч дистәгә якын асыл заты – танылган мәдәният хезмәткәрләре, табиблар, укытучылар, пешекчеләр, дин белгечләре «түгәрәк өстәл» артына җыелып, бүгенге кәннең актуаль мәсьәләләре хакында уртага салып фикер алыштылар.

Беренче тапкыр оештырылган әлеге ток-шоу барышында гүзәл ханымнар төрле темаларга тукталып үттеләр. Мәсәлән, бала табу яшь аналарга карьера ясарга комачаулыймы, дигән сорауга бертавыштан, бала беренче урында булырга тиеш, ә карьера ясау бары тик тырышлыктан килә, дигән фикерне җиткерделәр.

Асыл затларыбыз бүген күпләрне борчыган катнаш никахлар темасын да читләтеп узмадылар. Бөтен гомерен балаларга ана телен укытуга багышлаган мөгаллимәнең катнаш никахларны яклап чыгуы оешманың күпчелек әгъзаларын, чын мәгънәсендә, борчуга салды. Урынлы сорау туа: милләтебезнең киләчәге кемнәр кулында?..

Ульяновскиның Yзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафинның хәләл җефете Фәридә абыстай яшь татар-мөселман гаиләсендә бала тугач нинди дини йолалар башкарылырга тиешлеге хакында тәфсилләп сөйләде. Балага дөрес итеп мәгънәле исем кушу, балигълык яшенә җиткәч, аны намаз укырга өйрәтү – ата-анага йәкләнгән төп бурычларның берсе, диде ул.

Яшерен-батырын түгел, соңгы вакытта халыкның врачларга карата ышанычы кими бара. Гүзәл затларыбыз бу турыда да фикерләрен белдерделәр. Алар әйтүенчә, хәзер кешеләр күбрәк үзләрен акыллы итеп саныйлар, хәтта, табиблардан да күбрәк беләбез, дип уйлыйлар hәм бик нык ялгышалар.

Озак еллар дәвамында халык сәламәтлеге сагында торучы танылган врачлар – Гөлсирә Физюкова, Резеда Иванова, Эльмира Закирова бер үк хастаны төрле кешенең төрлечә кичерүе, hәр авыруның төрле стадияләре булуы hәм врачларның пациентларны

бары тик савыктыру өчен тырышулары хакында сөйләделәр. Ә косметолог Гөлчәчәк Ягудина гүзәл затларга ничек итеп яшь булып калу серләрен чиште.

Татарстанның атказанган артисты Әлфия Рамазанова кичәне дәртле җырлары белән бизәде.

Ток-шоуны «Бәхет» клубы җитәкчесе Алсу Низамутдинова бик оста итеп алып барды. «Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина белдерүенчә, әлеге чара милләтебезнең асыл гүзәл затларын барлау, аларны оешмага җәлеп итү, бүгенге үзгәрүчән заманда күпләрне борчыган проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзләү максаты белән оештырылган. Ә Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина киләчәктә мондый очрашуларны зур залларда күбрәк халык җыеп үткәрү кирәклеген ассызыклады hәм милләттәшләребезне Татар йортына чакырып калды.

Рузия ХӘЛИМОВА,
Ульяновск шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*