tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры балаларга “Мендәр әкияте” әзерләгән
Камал театры балаларга “Мендәр әкияте” әзерләгән

Камал театры балаларга “Мендәр әкияте” әзерләгән

Камал театры быел балалар өчен яңа ел тамашасы буларак казах драматургы Олжас Жанайдаровның “Мендәр әкиятен” сайлаган. Кичә театрда премьераның беренче көне иде.

Спектакльне “В твою пользу” хәйрия фондыннан һәм “Дети в радость” хәйрия оешмасыннан килгән балалар белән бергә журналистлар карады.

Спектакльнең режиссёры – Рамил Гәрәев, рәссам – Екатерина Горшкова, композитор – Илдар Харисов, җыр текстларының авторы – Резеда Гобәева.

Спектакль 30 декабрьгә кадәр һәм 6, 8 гыйнварда күрсәтеләчәк. Спектакль алдыннан театр фойесында Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында чыршы бәйрәме үтә. Спектакль театрның кече залында күрсәтелә.

Спектакльдә вакыйга балалар бакчасында яшәүче мендәрләр дөньясында бара. 6+ тамгасы белән чыгарылган спектакльдә өлкәннәр өчен дә уйланырлык фикерләр бар.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*