tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәриф Камал әдәби премиясенә дәгъва кылучыларның эшләре тикшерелде
Шәриф Камал әдәби премиясенә дәгъва кылучыларның эшләре тикшерелде

Шәриф Камал әдәби премиясенә дәгъва кылучыларның эшләре тикшерелде

Конкурска «Проза» номинациясенә – 18 автордан, «Әдәби тәрҗемә» номинациясенә 33 автордан эш кабул ителде.

Иҗади эшләрне тикшерү һәм сайлап алу бәхәсләр дә уятты, әдәби барышыбыз турындагы кызыклы һәм әһәмиятле сөйләшүләргә дә нигез булды.

Экспертлар һәм казыйлар шурасы:

Әюпова Ирада Хафизҗан кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министры, Оештыру комитеты рәисе,

Вәлиев Рәзил Исмәгыйль улы Шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре, оештыру комитеты рәисе урынбасары,

Салихов Данил Хәбибрахман улы Драматург, прозаик, публицист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе,

Заһидуллина Дания Фатыйх кызы Әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, «Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе» дәүләт фәнни бюджет учреждениесенең Вице-президенты

Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы Прозаик, публицист; А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының «Татарстан китап нәшрияты» Дәүләт унитар предприятиесе мөхәррире.

Җиңүчеләргә премия тапшыру тантанасы көне һәм вакыты аерым игълан ителәчәк.

Татар китабы йорты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*