tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин Чаллы шәһәрендә Җәмигъ мәчет төзелеше белән танышты
Камил хәзрәт Сәмигуллин Чаллы шәһәрендә Җәмигъ мәчет төзелеше белән танышты

Камил хәзрәт Сәмигуллин Чаллы шәһәрендә Җәмигъ мәчет төзелеше белән танышты

Бүген, шәгъбан аеның 22-нче көнендә (4-нче апрельдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чаллы мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла. Ул беренче эш итеп биредә төзелеп килүче Җәмигъ мәчет төзелеше белән танышты. Әлеге очрашуда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, мәчет төзелешен алып баручы оешма җитәкчеләре катнашты. Чаллы хакимияте, мөхтәсибәт җитәкчеләре мөфти хәзрәткә проектны күрсәттеләр, төзелеш эшләрен алып бару вакытлары, якын көннәргә планнар белән таныштырдылар.

Очрашу мэриядә дәвам итте, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм аның урынбасарлары, ТР Президенты Аппараты вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды. Очрашуда сүз мөхтәсибәт белән эшчәнлек алып бару, планнар кору, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре хакында барды.

Аннан соң мөфти хәзрәт Нәзарәт кубогына узучы татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Россиякүләм турнирны карарга “Витязь” спорт комплексына килде. Хәзерге вакытта ярышларда Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән 100гә якын спортчы катнаша.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*