tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыдагы «Мин татарча сөйләшәм» фестивале яңа форматта узачак
Чаллыдагы «Мин татарча сөйләшәм» фестивале яңа форматта узачак

Чаллыдагы «Мин татарча сөйләшәм» фестивале яңа форматта узачак

17 апрельдә Чаллыда «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак. Быелгы фестивальнең төп темасы — шәһәр белән авыл арасында элемтә урнаштыру.

Алдагы елларда әлеге проект Казанда зур концерт белән тәмамланган акция форматында уза иде. «Без әлеге проектны Чаллыда фестиваль итеп уздырырга булдык. Яңалыгы — үз эченә концерттан тыш, башка күп төрле чараларны берләштерүендә.

Ул көнне Камал театрының Чаллыга гастрольләре кысаларында Айдар Җәббаровның „Хуш, авылым“ спектакле күрсәтеләчәк. Авыл белән шәһәр темасын сайлауга шушы спектакль төп этәргеч булды. Шулай ук безнең күптән татар авылы белән шәһәр арасындагы бәйләнешне тикшерәсе килгән иде», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Гүзәл Әхмәтгәрәй.

«Мин татарча сөйләшәм» фестивале яңа урында — Чаллы драма театрында үткәрелә. Чара «Камал театры атнасы» проекты финалы белән башланып китәчәк. Шулай ук театр коворкингында Тукай районы Калмаш авылындагы «Селофест» проекты, сити-фермерлык һәм башка темаларга лекторий узачак. Театрның башка мәйданчыкларында интерактив Data Art күргәзмә, балалар остаханәсе эшләячәк.

«Безнең Чаллы электән үз эченә төрле авылларны берләштергән. Аларның кайберләре әле дә яшәп килә. Шуңа фестивальгә килгән кунаклар өчен шәһәр эчендәге Рябинушка бистәсенә экскурсия уздырылачак», — дип белдерде Гүзәл.

Фестиваль кич белән Yummy Music музыкаль лейблы концерты белән тәмамлана.

Гөлназ Хәбибуллина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*