tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки районы мәдәният йортында “Татар кызы -2021” бәйгесе узды
Әлки районы мәдәният йортында “Татар кызы -2021” бәйгесе узды

Әлки районы мәдәният йортында “Татар кызы -2021” бәйгесе узды

Бәйге татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару максатында үткәрелде.

Тамашаны район “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы  мәдәният бүлеге белән берлектә оештырды. Бәйгедә 16 дан 28 яшькә кадәр кызлар катнашты. Анда алты кыз –Бибай Чаллысыннан Рәзилә Мостафина, Югары Әлморзадан Ләйсән Хәсәнова, Чуаш Кичүеннән Әдилә Зәйдуллина, Базарлы Матактан Илвина Әхмәрова, Алия Мөхәммәткәримова, Рәмилә Гайфуллина – чыгыш ясады.

Беренче бирем  “Үзем турында үзем” дип аталды.
Кызлар үзләре турында матур итеп сөйләделәр. Бала чакларында нинди чараларда катнашканнар, хәзер нинди уңышларга ирешәләр – барын да бәян иттеләр. Болар  экрандагы фотоларда, видеоязмаларда чагылып барды.
Жюри әгъзалары чыгышларга музыкаль бизәлешне, кызларның сәхнәдә үзләрен ничек тотуларын, костюмнарын исәпкә алып, шулай ук оригинальлек һәм артистлык критерийлары аша бәя бирде.

Һәр кеше үз халкының үткәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Икенче бәйге онытылып бара торган матур йолаларыбызга багышланган иде.

Рәзилә Мостафина үзенең командасы белән “Кыз сорау” йоласын күрсәтте. Сәхнә күренешендә кияү егете килгәндә кәләш үзен бик тыйнак тотты, әти-әнисе сүзенә каршы төшмичә тыңлап, аларның кушканын гына эшләде. Ике як бергә сөйләшеп никах ясарга килештеләр.

Ильвина Әхмәрова исә “Килен төшерү” тантанасын тасвирлады. Әнә кияү белән кәләшнең кайтуын булачак каенаналары көтеп тора. Кәләшне мендәргә бастырып, кияү белән икесенә дә бал-май каптырып, “Тормышыгыз гел шундый татлы, баллы булсын!” дип каршы алды әти-әниләре. Гармуннардан моңлы-дәртле көйләр агылды, җыр-бию, күңел ачу –туй гөрләде.

Әлеге йола бүген дә сакланып килә. Кәләш егетнең өенә аяк басканда аны шулай хөрмәтләп каршы алалар. Килен исә үз чиратында ихтирам белән каенанасының җилкәсенә яулык сала, каенатасына кәләпүш кидерә.
Әдилә Зәйдуллина “Балага исем кушу” йоласын күрсәтергә алынды. Бишектәге баланы  йомшак мендәргә салып, мулла азан әйтеп аңа исем кушты.
Бүген күпләр баланы  бәби тудыру йортыннан алып кайткан көнне үк мәчеттә я өйгә мулла чакырып исем куштыралар. Ерак бабаларыбыздан бит: “Яңа туган сабый исемсез озак йөрергә тиеш түгел”, дигән сүз калган.

Алия Мөхәммәткәримова “Бала коендыру” йоласын тасвирлады. Сәхнәләштерелгән мунчада сабыйны дәү әниләре, карт әниләре юындырды. Алар аны саклык белән, әкрен генә коендырдылар. Зур үссен, көчле булсын, авырмасын, дип такмаклап, шигырьләр әйтеп сөлге белән төрделәр һәм  әнисенә тапшырдылар. Әлбәттә инде, беренче тапкыр  коендырганда яшь әни карап кына тора, аңа барын да истә калдырырга куштылар, киңәшләр бирделәр. Бу күренеш тә халыкка ошады булса кирәк. Баланы коендырган вакытта сәхнәдә сабый елаган тавышлар ишетелде, тамашачылар җанланып китте.
Ләйсән Хәсәнова “Әбиемнең серле сандыгы”н ачты. Аңа дәү әнисе борынгы татар хатын-кызларының кием-салымнарын һәм бизәнү әйберләрен күрсәтте. Алар арасында челтер-челтер килеп торган чулпылар, беләзек, чигелгән читекләр, калфаклар бар иде.

Онык аларны бик кызыксынып тыңлап, карап барды. Әбекәй ахирәте белән шул киемнәргә карап үзләренең яшь вакытларын искә төшерделәр, моңсуланып күз яшьләрен дә сөртеп алдылар.
Сабантуйга бүләк җыю күренешен Рамилә Гайфуллина җиренә җиткереп оештырып чыкты. Әле истә, без кечкенә вакытларда Сабантуй бәйрәмен көтеп ала идек. Урамнар буйлап җигүле атлар уза, бәйрәмгә бүләк итеп һәр өйдән сөлге яисә кулъяулык, я булмаса йомырка, берәр кап чәй бирәләр. Бу көнне түземсезлек белән көтеп торабыз, ул шундый матур бәйрәм була иде. Ә арбага утырып бирнә дә җыешсаң, монысы инде әйтеп бетергесез хисләр уята. Хәзер авыл Сабантуйлары да башкачарак уза. Шунысы шатландыра, соңгы елларда онытылып бара торган йолалар яңара, тормышка кайта.
Өченче бәйге – “Иҗади ярыш”та кызлар үзләренең сәләтләре белән жюри әгъзаларын таң калдырырга тиеш булдылар.
Әдилә Зәйдуллина күңелләрне тетрәндереп Муса Җәлилнең “Яшь ана” исемле шигырен сөйләде. Ә Ләйсән Хәсәнова “Беренче театр”ны яңа форматта сәхнәләштереп күрсәтте. Залда утыручылар ул күренешне елмаеп-көлеп карап утырдылар. Калган кызлар матур тавышлары белән җыр сузып күңелләрне җәлеп иттеләр.
Менә бәйгегә нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Конкурсантларның һәркайсы төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Жюри Ләйсән Хәсәнованы “Иң максатчан кыз” дип тапты. “Иң җитез кыз” булып – Илвина Әхмәрова, “Иң ягымлы кыз” булып Рәзилә Мостафина танылды. “Иң иҗади кыз” – Әдилә Зәйдуллина, ә “Иң сөйкемле кыз” Алия Мөхәммәткәримова булды. Рәмилә Гайфуллина  “Иң нәфис кыз” булып танылды.
Соңыннан район “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы  җитәкчесе Илһамия Әбҗәббарова катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
–Мондый чаралар аша без үзебезнең йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне кире кайтарабыз. Туган телебезнең нинди матур һәм кадерле икәнлеген күрсәтәбез, – диде ул.
Катнашучыларга истәлекле бүләкләр бирелде. Ә аларга чыгыш ясарга булышкан иҗат төркемнәре Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.

alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*