tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин КФУ ректоры Илшат Гафуров белән очрашты
Камил хәзрәт Сәмигуллин КФУ ректоры Илшат Гафуров белән очрашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин КФУ ректоры Илшат Гафуров белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 21-нче көнендә (3-нче февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров белән очрашты. Хәзрәт КФУда ислам белеме үсеше юнәлешендә үткәрелгән чаралар, мөселман галимнәре катнашында үткәрелеп килгән конференцияләрдә катнашу, ачык лекцияләр алып бару мөмкинлекләре тудырылу өчен рәхмәтләрен белдерде. Җитәкчеләр киләчәктә дә хезмәттәшлекне дәвам итү, аеруча мәгърифәтчелек, мәгълүмати технология өлкәсендә яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүне дәвам итү хакында килештеләр. Мөфти һәм ректор хезмәттәшлекне җәелдерү эшлекле элемтәләр булдыруда файдалы нәтиҗәләргә китерәчәгенә өметләрен белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*