tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Касыйм ханлыгы турында китап тәкъдим ителәчәк
Казанда Касыйм ханлыгы турында китап тәкъдим ителәчәк

Казанда Касыйм ханлыгы турында китап тәкъдим ителәчәк

Иртәгә, 4 февраль көнне, Татарстан Милли китапханәсендә «Касыйм ханлыгы күләгәләре» дип аталган этнографик китап тәкъдим ителәчәк.

«Китап Рязань өлкәсенең көнчыгышында яшәүче татарларның бүгенге тормышына һәм тарихына багышланган. Әлеге басманы 4 ел әзерләдек, анда фото, тарихи мәгълүматлар, кешеләрнең хатирәләре, гореф-гадәтләре урын алды», — дип сөйләде китап авторларының берсе, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Әбәнов.

«Касыйм ханлыгы күләгәләре» дигән китапның авторлары — Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Әбәнов һәм ВЕСТИ ФМ радиостанциясе хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Марат Сәфәров. Проектның баш мөхәррире — Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов.

Китап Идел буе Болгар дәүләтендә яшәгән халыклар тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Россия мөселманнары җитәкчесе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең әлеге инициативасын Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

Гадел Әхмәтҗанов
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*