tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин Ставрополь крае мөфтие белән очрашты
Камил хәзрәт Сәмигуллин Ставрополь крае мөфтие белән очрашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин Ставрополь крае мөфтие белән очрашты

10нчы гыйнварда, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ҮДО “Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте” рәисе, мөфти Мөхәммәд хәзрәт Рәхимов белән күреште.

Мөхтәрәм кунак Казанга Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнү һәм аны үткәрү Республика оештыру комитеты утырышында Төньяк Кавказ мөселманнары Координацион үзәгенең Башкарма комитеты рәисе буларак катнашу өчен килде. Ставрополь мөфтие, 2022 елның Россия мөселманнары өчен мөһим һәм вакыйгаларга бай ел булуын искәртеп, бик теләп Татарстан мөфтияте һәм аның төп эш юнәлешләре белән танышты. Камил хәзрәт аңа беренчеләрдән булып Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Нәзарәтнең яңа проекты – Коръәннең кулъязма мүсхәфе өстендә эш алып барылуы хакында сөйләп узды һәм 12нче гыйнвар көнне 10.30 сәгатьтә «Кол Шәриф» мәчетендә языла башлаячагын искәртте.

Очрашу барышында Мөхәммәт хәзрәт Рәхимов, Татарстан мөфтиятенең 1100 еллыкка киң колачлы һәм зур күләмле проектлар белән әзерләнүенә сөенүен белдерде, татар дини мирасы белән якыннан кызыксынуы турында сөйләде. Ул Ставрополь краенда татарлар һәм мөселманнар яшәеше, мәчетләрне торгызу, имамнарның белемнәрен күтәрү һ.б. буенча мәгълүматлар бирде. Татар телен яхшы белүен, онытмавын күрсәтте. Мөхәммәд хәзрәт Рәхимов очрашуда киләчәктә мөфтиятләр арасында килешүләр имзаларга тәкъдим итте. Уртак хезмәттәшлек төрле эш юнәлешләрендә үзара ярдәмләшү итеп күзаллавын әйтте. «Казанга килүебез Төньяк Кавказның Татарстан мөфтие сәясәтен, Татарстан Президентының исламга карата сәясәтен тулысынча хуплавы турында сөйли”, – дип белдерде Мөхәммәт хәзрәт.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*