tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил турнирының кайда һәм кайчан узачагы билгеле
Муса Җәлил турнирының кайда һәм кайчан узачагы билгеле

Муса Җәлил турнирының кайда һәм кайчан узачагы билгеле

“Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш турниры 18-19 февраль көннәрендә Казанда узачак. Элегрәк әлеге ярышны 11-12 февральдә Чаллыда оештыру турында да хәбәрләр булган иде. Әмма бүгенге вәзгыятьне исәпкә алып, республиканың көрәш федерациясендә ярышны башкаладагы «Ак барс» көрәш сараенда уздыру турында карар кабул ителде.

Муса Җәлил бәйгесенең соңгы елларда Казанда уздырылганы булмады. Башта ул озак еллар Чаллыда оештырылды, аннары Әлмәткә күчте, соңрак аны Биектау, Зәй һәм Актаныш районнары кабул итте. Былтыргы турнир исә Минзәләдә узды.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*