tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең Урмай авылында «Урта» җәмигъ мәчете ачылачак
Чувашиянең Урмай авылында «Урта» җәмигъ мәчете ачылачак

Чувашиянең Урмай авылында «Урта» җәмигъ мәчете ачылачак

Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында «Урта» җәмигъ мәчете ачылачак.

Чувашиянең Комсомол районы Тукай авылында яшәүчеләр 2022 елда өммәт үсешенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашу Чувашия мөселманнары Диния нәзарәтенең Урмай мөхтәсибәте инициативасы белән Мәхәллә йортында узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенына сылтама белән Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Чувашия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов Чувашия мөфтие, Россия мөселманнары Дини җыены җитәкчесе Әлбир хәзрәт Кргановтан сәламләү сүзләрен җиткерде.

Шулай ук ул алда торган зур бәйрәм — Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы, планлаштырылган бәйрәм чараларына әзерләнү һәм катнашу турында сөйләде.

Урмай мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Ямалетдинов сүзләренчә, аларның кайберләре Комсомол районында узачак, Урмай авылында «Урта» җәмигъ мәчете ачылачак, диде ул.

Авылдагы беренче мәчетне реконструкцияләү белән шөгыльләнүче Хәмидулла хәзрәт Миназетдинов үз чыгышында ремонт эшләренең барышы һәм тагын башкарасы эшләр турында сөйләде. Чарада катнашучылар Хәмидулла хәзрәткә шушы зур хезмәт һәм тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да ярдәм итәчәкләрен ышандырды.

Кыяметдин Мифтахетдинов «Аллаһы йорты»ның бөтен җирдә «Аллаһы йорты» булуын искә төшерде. Кыенлыкларга карамастан, бу изге эштә ярдәм итәргә кирәк, диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*