Пандемия сәбәпле ике ел уздырылмаганнан соң, 4 март көнне Түбән Новгород өлкәсендәге Сергач муниципаль округының рус Пожары мәктәбе филиалы булган Камка мәктәбе базасында Әфган җирендә батырларча һәлак булган Марс Мангушевның якты истәлегенә традицион кышкы спартакиада булып узды.
Әйтергә кирәк, якынча ике дистә еллар элек авыл командалары арасында волейбол буенча истәлек турнирларыннан башланган бу уеннарның бүген инде округара дәрәҗәдә узганы Сергач округы администрациясе белән мәгариф, спорт һәм яшьләр эше бүлеге тарафыннан хуплау табып үткәрелде.
Махсус булдырылган оештыру комитетын Камка территориаль бүлек җитәкчесе Шамил Алёшин шәхсән үзе җитәкләде.
Бу көнне Камка мәктәбе Сергач һәм Кызыл Октябрь округлары мәгариф учреждениеләреннән 200гә якын спортчыны колач җәеп каршы алды. Ә оештыручылар, хөрмәтле кунаклар, җанатарлар, спорт сөючеләр белән бергә халык саны якынча өч йөзне тәшкил иткәндер.
Тантаналы өлеш
Сергач округы мәдәният һәм ял үзәге хезмәткәрләре алып баруында һәм музыкаль бизәлеш белән әзерләнгән тантаналы өлеш кунакларны һәм спортчыларны чигүле тастымал өстендәге ипи-тоз белән каршы алудан башланды. Аны матур итеп милли киемнәрдән мәктәпнең һәм җирле клубның активисты Алинә Батыршина тәкъдим итте.
Рус Пожары мәктәбенең Александр Матросов исемен йөрткән Юнармия отряды төркеме Марш тавышы астында залга Россия байрагын керткәннән соң, сафка тезелгән спортчыларны, аларның җитәкчеләрен һәм кунакларны беренче булып Сергач округы администрациясе башлыгы урынбасары, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Курасова сәламләде.
– Кечкенә генә татар авылы мәктәбендә шундый масштаблы истәлек чарасы узуы, аның елдан-ел киңрәк колач җәюе һәм катнашучыларның саны артуы куандыра. Бүген округыбызда патриотик тәрбия иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора, халкыбыз үз батырларын онытмаска тиеш. Ә шәхсән Марс Мангушевның исеме мәңге сакланыр, чөнки аның истәлегенә оештырылган шушы хәтер чарасы округның тирән мәгънәгә ия булган чараларының берсе булып тора, спорт сөючеләр арасында да кышкы спартакиада бик популяр, – диде Ирина Борисовна.
Сергач округының депутатлар Советы рәисе Равил Мангушев үз чыгышында үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максаты белән оештырылган спартакиаданың мөһимлеген билгеләп үтте. “Без үз геройларыбызның якты истәлеген кадерләп сакларга тиеш, аларның исемнәрен б у ы н н а р д а н – б у ы н н а р г а җиткерергә кирәк”, – диде Равил Салехович.
Марсның туганы Рафек Мангушев, үз чиратында, якын кешесен зурлап искә алган, спартакиаданы оештыруда үз өлешен керткән һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерде, ярышларда катнашырга теләк белдергән һәр спортчыга уңышлар теләде.
Башка еллардан аермалы буларак, чәчәктәй яшь гомере вакытсыз өзелгән әфганчының хәрби хезмәттәше, сугыш хәрәкәтләре ветераны, камкалы Әхмәт Бибишкин, Әфган бәрелешләре ветераны Владимир Никитин һәм башкалар килгән иде. Аларның һәркайсы Марсны җылы искә алды, кайнар ноктадагы хатирәләрен кыскача яңартты һәм дөнья йөзенә тынычлык теләде.
Тантаналы өлеш Камка мәктәбе укучыларының “Россия, алга!” җырына әзерләгән музыкаль чыгышы белән тәмамланды.
Спорт ярышлары
Бу көнне ярышлар узачак спорт төрләре, аларның тиешле рәвештә һәм хәрәмсез узуында җаваплы кешеләр – хөкемдарлар белән спартакиаданың баш судьясы, Сергач округының балалар һәм яшүсмерләр спорт үзәге директоры Сергей Курицын таныштырды һәм, ниһаять, ярышларга старт бирелде. Ә алар сигез спорт төре һәм ГТО нормативларын тапшыру биремнәрен узу буенча оештырылган иде.
Беренчеләрдән булып үз көчләрен сынауга чаңгычы егет-кызлар кереште. Алдан салынган чаңгы эзенә өчәр кешедән торган алты команда әгъзалары басты. Кояшлы җылы көн, җанатарларның активлыгы эстафетаны узучыларга көч-дәрт өстәп торды, җиңүгә этәргеч булды. Нәтиҗәдә, хуҗалардан торган Камка-2 командасы беренче итеп финишка килде, икенче урында Уразавыл уку үзәге студентлары, өченчедә Янау командасы булды.
Берүк вакытта мәктәп спорт залында волейбол уеннарына старт бирелде. Катнашырга ун команда теләк белдергәнгә, бу төр буенча ярышлар иң соңгылардан тәмамланды, ә җиңү бәхете Уразавыл җыелма командасына елмайды, икенчедә – Сергачның 5 номерлы мәктәп командасы, өченчедә – хуҗалар булды.
Өстәл теннисын яратучылар икенче катта ярышты. Җиде команда спортчылары ике өстәлдә уен алып барды. Нәтиҗәдә, беренче урынны Сергачның 1 номерлы мәктәбе, икенчене Янау, өченчене Камка теннисчылары алды.
Шашка уйнаучылар быел күбәү түгел иде һәм бу спорт төрендә беренчедә Сергачның “Созвездие” балалар иҗаты үзәге, икенчедә Лопатино, өченчедә рус Пожары мәктәбе командалары булды.
Ә менә тарихы ерак гасырларга барып тоташкан, кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә әһәмияте зур булган шахмат ярышларында үз көчен сынарга теләүчеләр, башка еллар белән чагыштырганда, күбрәк иде.
Җиде команда арасында беренче һәм икенче урыннарда “Созвездие” үзәге, өченчедә Янау шахматчылары урнашты.
Армспорт һәм гер күтәрүдә бу көнне спартакиадада катнашкан егетләрнең яртысыннан артыгы үз көчен сынап карады.
Нәтиҗәдә, армспортта (18 яшькәчә категориядә) беренче урынны Нияз Валеев (Уразавыл командасы), икенчене Уразавыл уку үзәге студенты Илсаф Сәмиуллин, өченчене Халит Хайретдинов алды. 18 яшьтән олыраклар арасында кул алышкан ир-атлардан Ислям Абидуллинга (Суыксу) тиңнәр булмады, икенчедә Дамир Батдалов (Яндавишча), өченчедә Андрей Федосеев булды.
24 килограммлык герне күтә-рүдә (18 яшькәчә) беренчене Илсаф Сәмиуллин, икенчене Иван Ильинский, өченчене Рөстәм Шәрибҗанов (Уразавыл командасы) алды. 18 яшьтән олыраклар арасында Камка егетләре Рамил Османов белән Надир Мангушев беренче һәм икенче урыннарны бүлеште, Батыр Валемеев (Уразавыл командасы) өченче булды.
Спартакиаданың иң кызу өлеше, гадәттәгечә, хис-кичерешләргә бай, бик эмоциональ булып беренче катта оештырылган билбаулы көрәш иде.
25, 30, 35, 40, 45, 50, 60, 70 һәм 70 килограммнан артык үлчәү авырлыкларында келәмгә биш дистә малай-егет чыкты. Алар арасында бар гомерен милли көрәшне үстерүгә багышлаган Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре, рбишчалы атаклы тренер Зәки әфәнде Валемеев тәрбияләнүчеләре, туган авылы Суыксуда яшь буынны милли көрәш нечкәлекләренә өйрәткән, җирле территориаль бүлек җитәкчесе Рамил Мусин көрәшчеләре, шулай ук Сергачның балалар һәм яшүсмерләр спорт үзәгенең билбаулы көрәш буенча өметле тренеры Рафаэль Арифуллинның тәрбияләнүчеләре дә бар иде.
Чынбарлыкта, ярышлар бик кызу барды. Тормышта дуслар булган егетләр келәмдә чын көндәшләрчә бил алышты, һәркайсы җиңүче булырга омтылды. Көрәшчеләрдән күбрәк бу көнне алар өчен җан аткан әти-әниләре, остазлары, дуслары кайгыргандыр. Билгеле, спортта гаделсезлек очраклары була – сүз дә юк, тик, шуңа да карамастан, милли көрәшнең берләштерүче көч икәнен онытмыйча, көрәш дөньясында кайнаган кешеләрне рәнҗетмичә, җиңү һәм җиңелүне кабул итәргә өйрәнеп, бергә көчле булып яшәсәк иде!
Нәтиҗәдә, бу көнне һәр авырлык категориясендә иң көчлеләр пьедесталга күтәрелде, ә абсолют үлчәмдә Уразавыл командасы өчен чыгыш ясаган Салават Аймалетдинов җиңү яулады.
ГТО станциясе электрон мылтыктан ату, урыннан озынлыкка сикерү һәм аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү биремнәрен үз эченә алган иде һәм аларда якынча дүрт дистә егет-кыз көчләрен сынап карады. Һәркайсына нәтиҗәләре язылган махсус сертификатлар тапшырылды.
Бүләкләү мизгеле
Спартакиада ярышлары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләүгә керешкәнче, Шәмил әфәнде Алёшин шушы чараны тиешле рәвештә оештырырга һәм уздырырга үз өлешен керткән җирле мәктәп мөдире Халидә Жамалетдинованы, финанс ярдәм күрсәткән эшмәкәрләр Хәниф Азымов (Грибан) белән Ринат Фәйзуллинны (Камка) Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.
Ә спортчылар, гадәттәгечә, грамоталар, махсус әзерләнгән медальләр һәм статуэткалар белән бүләкләнде.
Оештыручылар тарафыннан спартакиаданың иң яшь спортчысы Михаил Себастьянов (Сергач) һәм иң тәҗрибәле катнашучысы Камил Мавлиханов (Камка) махсус призларга лаек булдылар. Шулай ук истәлекле бүләк Марсның туганы Рафек әфәндегә дә тапшырылды.
Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча беренче урынны яулаган Камка, икенчедә булган Кызыл Октябрь округы өстәмә белем бирү үзәге һәм лаеклы өченче урынны алган Янау мәктәбе командалары кубоклар һәм грамоталарга лаек булды.
Тулаем алганда, билгеле сәбәпләр аркасында ике ел үткәрелмичә калган Камка спартакиадасы киң колачлы булып узды. Спортчылар мәктәп хезмәткәрләре әзерләгән кайнар аш белән тамак ялгап, күтәренке кәеф белән көн кичкә авышынгач кына кайтыр юлга чыкты. Ә якты истәлеген саклап, югары дәрәҗәдә оештырылган спорт чарасын күктән торып күзәткән мәрхүм Марсның рухы шатлангандыр дип ышанасы килә.
Румия ХАМЗИНА.
Автор фотолары.
“Туган як” газетасы