tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камышлы авылында бирнә әзерләү йоласы узды
Камышлы авылында бирнә әзерләү йоласы узды

Камышлы авылында бирнә әзерләү йоласы узды

Камышлы авылының социаль реабилитацияләү бүлегендә Дәүләткол авылы апалары белән безнең татар халкына гына хас булган борынгы матур йолаларның берсен уздырдык — булачак киленгә бирнә эзерләдек.

Милли  мәдәнияттә бик күп күңелле бәйрәмнәр, кызыклы йолалар. Элек-электән авыл халкы бер-беренә утырмага йөргән, кич утырып, бергәләп кул эшләрен башкарганнар. Күбесенчә, кыен, авыр, күп вакыт алган эшләрне күмәкләп үтәргә гадәтләнгәннәр, өмәгә күршеләрне, кардәшләрне, дусларны чакырганнар. Менә шул бергәлек-бердәмлекне дәвам итеп, гореф-гадәтләребезне саклап калу максаты белән Камышлы авылының социаль реабилитацияләү бүлегендә Дәүләткол авылы апалары белән безнең татар халкына гына хас булган борынгы матур йолаларның берсен уздырдык — булачак киленгә бирнә эзерләдек. 

Иң баштан өмәчеләр авылдагы кызык хәлләрне сөйләштеләр, аннары «Каз канаты» җырын сузып җибәреп, көзен каз өмәсендә әзерләнгән  канат каурыйларын сыдыру башланды. Купереп торган мамыкны чигүле мендәр тышлыкларына тутырып бардылар. Мендәрләр тулып, тупырдатырлык булгач, аларны куеп торып, бирнә сандыгын тутырдылар. Иң элек килен төшәсе йортны бизәргә челтәр-пәрдәләр, әбиләребез табындагы ризыкларга яба торган чигуле ашъяулык салынды. Әлбәттә, чиккән кулъяулык, йон оекбашлар, Ырынбур шәле дә куелды. Бу вакытта һәркайсы яшьләргә бәхет юрап, булачак киленгә үгет-насыйхәтләрен дә күп әйттеләр.

– Төшкән җирендә таш бул!  

– Ике як әти-әнине дә тигез күрегез!   

– Кайнанага, кайнатага: «Әни», «Әти», — дип өзелеп тор!..

Сандык әзер булгач, аңа шулай ук чигүле япма бөркәлгәч, өстенә ике мендәр менеп кунакланды. Аннан өмәче кызлар биешеп-җырлашып, күңел ачып алдылар.

Камышлы районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Камышлының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Рушания  Диндарова

samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*