tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә «Татар кызы 2021» бәйгесе үткәрелде
Киров өлкәсендә «Татар кызы 2021» бәйгесе үткәрелде

Киров өлкәсендә «Татар кызы 2021» бәйгесе үткәрелде

Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә «Судостроитель» мәдәният йортында Республикакүләм «Татар кызы 2021» бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә иң булган, чибәр, сылу кызлар катнашты. Урта Шән авылыннан Диана Фәрхуллина, Сосновка шәһәреннән Регина Кадыйрова, Наилә Шаязова һәм Айгөл Ибраһимова, Кызыл Алан бистәсеннән Наилә Низамеева һәм Рамилә Миннемуллина катнашты. Бәйге берничә этаптан торды: үзең белән таныштыру, иҗади номер, шигъри бәйге, татар халкының милли ризыкларын әзерләү, дефиле, «Минем исемем» бәйгесе, исемнәренең тарихын, мәгънәсен аңлатырга тиеш булдылар.

Кызлар сынауларга җитди әзерләнгәннәр, жюри әгъзалары озак киңәшләшкәннән соң, мондый нәтиҗәләргә килделәр:

«Мисс Оригинальность» Наилә Шаязова
«Мисс Совершенство» Диана Фәрхуллина
«Мисс Традиция» Рамилә Миннемуллина
«Мисс Очарование» Наилә Низамеева
«Мисс Артистичность» Регина Кадырова
«Татар кызы – 2021» исеменә Айгөл Ибрахимова лаек булды.

Катнашучыларга Киров өлкәсе татарларының мәдәни-мәгърифәт ижтимагый оешмасыннан, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Халыкара “Татар кызы” бәйгесе дирекциясе исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Жюри әгъзалары арасында Казаннан килгән кунаклар да бар иде: Республикакуләм «Татар кызы 2021» бәйгесе жиңүчесе – Айгөл Котдусова, Хореограф, педагог – Гөлнара Галиева. Сәхнәбезне тагын да бизәүче, үзенең моңлы тавышы белән куандыручы Казан шәһәр филармониясе җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты – Фердинант Фәтхи.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*