tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кар ява. Былтыргы түгел ул, өр-яңа…”
“Кар ява. Былтыргы түгел ул, өр-яңа…”

“Кар ява. Былтыргы түгел ул, өр-яңа…”

Яңа ел

Тормышның вак чуар тузаны,
Кешенең үзаңы
Җыелган болытка,
Кар белән коела йөрәккә.
Суыкта
Тын гына җан бирә
Үткәннәр.
Үткәннең тәннәре
Каплана кар белән,
Зар белән,
Җаннары хәтергә
Бик хәтәр наз белән
Оялый үзәккә.
Сагынма…
Кабатлап булмый шул,
Ялынма.
Кар ява.
Былтыргы түгел ул,
Өр-яңа
Кар ява.
Киткәндә йөрәгең чиреген
Онытып калдырма,
Бу бары кар гына.
Борылма бу якка,
Үткәндә кар ява.
Кар белән коела
Тормышның тузаны,
Кешенең үзаңы.
Үпкәгә утыра үткәннәр,
Буылма.
Чап туры юл буйлап,
Ак булып киләчәк коела,
Киләчәк коела дөньяга.
Тын гына җан бирә үткәннәр,
Үткәннең тәннәре
Каплана кар белән.
Кар ява,
Былтыргы түгел ул,
Өр-яңа.
Өр-яңа
Кар ява дөньяга.

Булат Ибраһим

Ибраһимов Булат Хәким улы – шагыйрь, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, “Звездный билет” халыкара премиясе лауреаты, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты. Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсендә хезмәт куя.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*