tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кара пулат” операсы Тинчурин сәхнәсенә кайта
“Кара пулат” операсы Тинчурин сәхнәсенә кайта

“Кара пулат” операсы Тинчурин сәхнәсенә кайта

18-22 майда – биш көн дәвамында Кәрим Тинчурин сәхнәсендә композитор Элмир Низамовның “Кара пулат” операсы куелачак. Музыкаль әсәрнең сәхнәгә кайтуы ислам динен кабул итүгең 1100 еллыгына багышлана.

Проектның продюсеры, Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, “Кара пулат” операсы Татарстанның мәдәни тормышында зур вакыйга гына булып калмыйча, ислам динен кабул итүгә багышланган чараларга килгән чит ил кунакларына татар тарихы, музыкасы, әдәбияты белән танышуга мөмкинлек тудыра.

“Опера-риваять Тинчурин театры сәхнәсендә 2015 елда уңышлы куелды. Татар операсын Казан, Мәскәү тамашачылары яратып кабул итте. Татарстанның тарихи һәм мәдәни традицияләрен күрсәткән әлеге әсәрнең сәхнәгә кайтуы татар сәнгате үсешенә үз өлешен кертер” -, дип уртаклашты Фәнис Мөсәгыйтов.

“Кара пулат”ның композиторы Элмир Низамов туган ил, батырлык, тугрылык турындагы әсәрнең аның өчен аеруча якын булуын яшерми.

“7 елдан соң “Кара пулат”ның данлыклы Тинчурин сәхнәсенә кайтуына аеруча шатмын. Сәхнәдә 2015 елгы куелышта катнашкан артистларны да, яшь талантларны да күреп булачак. Тинчуринның Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестры турында аерым әйтеп узасым килә. 2015 елда операны куйганда театрның андый дәрәҗәдәге оркестры юк иде. Ә хәзер Тинчурин театрын Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестрдан башка күз алдына китереп булмый. Мин операны тамашачылар яратып кабул итәр дип ышанам” -, дип искәртте Элмир Низамов.

Тинчурин театры камера оркестры сәнгать җитәкчесе, баш дирижер Ильяс Камал әсәр авторларына, кую процессында катнашкан һәр кешегә, җитәкчеләргә зур рәхмәтен белдерә.

“Бик талантлы һәм дәрәҗәле композиторыбыз Эльмир Низамов һәм легендар шагыйребез Ренат Харис иҗат иткән «Кара Пулат» операсының яңартылып куюлуы театрыбыз, шәһәребез һәм Республикабыз өчен күптән көтелгән вакыйга. Әлеге әсәр – югары сәнгатебезнең сокландыргыч һәм бик сыйфатлы үрнәге. Мондый әсәрләребезнең яшәве, сәхнә репертуарларыннан төшмәве бүгенге көн шартларында халкыбызның рухи үсеше өчен бик әһәмиятле мәсьәләләренең берсе” -, дип саный Ильяс Камал.

Операда төп рольләрне Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкара. Шулай ук спектакльдә Элина Сафина, Диана Медведева, Эльвира Калисләмова, Әнисә Вәлиева, Полина Зиннәтова, Олжас Меирманов, Динар Шәрәфетдинов, Дмитрий Дорофеев, Леонид Тимашев, Айдар Мөхәмәтдинов һәм башкалар катнаша. “Кара пулат”та Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров та чыгыш ясый.

“Кара пулат”та баш рольне башкаручы Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина әсәрнең яңадан сәхнәгә кайтуы татар опера сәнгатен үстерүгә өлеш кертәчәк дип исәпли. Опера татар музакасын югары баскычка күтәреп, яңа исемнәр ача.

tinchurinteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*