tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уздырыла
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уздырыла

Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уздырыла

«Милли тормыш һәм дин»
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пресс-релизы
(19-21 май, 2022 ел)

Бөтендөнья татар конгрессы 2022 елның 19-21 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак. Быелгы форум Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу датасы кысаларында оештырыла.

XII форумга Россия Федерациясенең 76 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.

19 май көнне «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында форумның рәсми ачылышы узачак, шулай ук программа кысаларында бөтен Россиядән җыелган дин әһелләре биредәге «Russia Halal Expo 2022» күргәзмәсе белән дә танышачаклар.

20 май көнне дин әһелләре һәм куналар Казан шәһәре Җәмигъ мәчетенә нигез ташын салу тантанасында катнашачаклар. Төштән соң Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак.

21 май көнне Форум делегатлары ТР Спас районы Болгар шәһәрендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган “Изге Болгар җыены” тантанасында катнашачаклар.

Белешмә өчен: “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрь аенда уздырылды. Шул елдан башлап әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессының даими проекты булып тора. Быел Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына махсус 1100 дин әһеле чакырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*