tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры артисты Эльдар Гатауллин «Арлекин» фестивале лауреаты булды
Кариев театры артисты Эльдар Гатауллин «Арлекин» фестивале лауреаты булды

Кариев театры артисты Эльдар Гатауллин «Арлекин» фестивале лауреаты булды

Кариев театры артисты Эльдар Гатауллин «Иң яхшы ир-ат» роле номинациясендә «Арлекин» театр фестивале лауреаты булды.

Кариев театрының яшь артисты «Хикмәт әкиятләре» спектаклендә Сукыр падишаһның кече улы һәм Кара Сәйфи рольләрен башкара.

«Хикмәт әкиятләре» спектакле «Спектакльнең үзенчәлеге һәм сәнгати бөтенлеге өчен» фестиваль дирекциясенең махсус премиясе лауреаты да булды.

«Безнең өчен бу, чыннан да, тарихи вакыйга, чөнки „Хикмәт әкиятләре“ әлеге фестиваль кысаларында татар телендә уйналган беренче спектакль. Артистларыбызны, режиссер Сойжин Жамбалованы һәм спектакльнең барлык иҗат төркемен уңышлы чыгыш ясаулары белән чын күңелдән котлыйбыз», — дип яза театрның матбугат үзәге.

«Арлекин» — балалар өчен театр сәнгате фестивале. XVIII Бөтенроссия «Арлекин» фестивале Санкт-Петербург шәһәрендә узды.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*