tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры «Камыр батыр» әкиятенә яңача караш тәкъдим итә
Кариев театры «Камыр батыр» әкиятенә яңача караш тәкъдим итә

Кариев театры «Камыр батыр» әкиятенә яңача караш тәкъдим итә

Кариев театры Яңа ел тамашасы буларак, «Камыр батыр» әкиятен тәкъдим итә. Бүген театрда яңа спектакльнең премьерасы булды.

Спектакль «Камыр батыр» дип аталган татар халык әкияте нигезендә эшләнгән. Әкият башта эскиз рәвешендә «Tamga» театр лабораториясе кысаларында тәкъдим ителгән иде.

Соңрак драматург Алексей Житковский балалар белән драматургия лабораториясе кысаларында әкиятнең дәвамын яздылар. Бүген алар үз иҗатларының сәхнәдә гәүдәләнешен күрергә театрга килгән иде.

Әкиятне сәхнәгә чакырылган режиссер Мария Горвиц куйды.

Тамаша Камыр батырның маҗаралы сәяхәте вакытында дуслар табып, алар белән бергә тормышта үз юлын эзләве бәян ителә.

Спектакль быел 30 декабрьгә кадәр һәм 2, 3 гыйнвар көннәрендә көнгә ике тапкыр уйналачак.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*