tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханәдә «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты» өч томлыгы тәкъдим ителәчәк
Милли китапханәдә «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты» өч томлыгы тәкъдим ителәчәк

Милли китапханәдә «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты» өч томлыгы тәкъдим ителәчәк

Татарстан Милли китапханәсендә 24 декабрьдә «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты» өч томлыгы тәкъдим ителәчәк. Башлана 14:00 сәгатьтә.

Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, басма авторлары — Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре. Бу басманы алар 2017 елда, Тукай турында башка күләмле проектлар дәвамы буларак башлап җибәргәннәр.

Яңа басмада китерелгән документаль материалның төрлелеге (архив чыганаклары, хатлар, көндәлекләр, истәлекләр, журнал һәм газета публикацияләре, төрле оешма һәм ведомстволарның рәсми документлары) Тукайның тормыш һәм иҗат юлын чор милли-мәдәни мохитенә бәйле күзалларга мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.

Хезмәт өч китаптан гыйбарәт. «Хроника» татар һәм рус телләрендә әзерләнде.

Теркәлү өчен сылтама инстаграмдагы профильдә. Катнашу өчен QR-код кирәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*