tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры яңа елның беренче премьерасы – «Арыну» спектакленә әзерләнә
Кариев театры яңа елның беренче премьерасы – «Арыну» спектакленә әзерләнә

Кариев театры яңа елның беренче премьерасы – «Арыну» спектакленә әзерләнә

Бәйрәм яллары булуга карамастан, Кариев театры артистлары 2022 елның беренче премьерасына әзерләнә. Әлеге чара 21 гыйнвар көнне 18:30 һәм 22 гыйнварда 18:00 сәгатьтә узачак. Төп рольдә – Нуриәхмәт Сафин. Режиссёр – Тимур Кулов.

75 яшьлек Хәй – ялгыз карт. Аның янәшәсендә инде кадерле һәм яраткан кешеләре юк. Аны тере кешеләрдән үткәннәрне искә төшереп торучы предметлар һәм хатирәләр аера. Үткән тормыш белән яшәү кешене никадәр тирәнгә алып кереп китәргә мөмкин? Иске җиһазлар, киемнәр нинди тарихларны сер итеп саклый? Барлык яраткан кешеләреңне дә югалтсаң, тере булуыңнан ни мәгънә?

Барлы-юклы берничә көн эчендә безнең герой белән үзенә башкача карарга һәм дөньяны үзгәртергә мәҗбүр иткән вакыйгалар булачак. Иртәме, соңмы, боз барыбер эреп, аның урынында тере чәчәкләр үсеп чыгарга тиеш бит! Без һәрберебез – кемнеңдер соңгы өмете.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*