tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбыч мөхтәсибәте яшь шәкертләр өчен Сабантуй оештырды
Кайбыч мөхтәсибәте яшь шәкертләр өчен Сабантуй оештырды

Кайбыч мөхтәсибәте яшь шәкертләр өчен Сабантуй оештырды

Кайбыч районы мөхтәсибәте рухи-сәламәтләндерү үзәкләрендә укуларын тәмамлаган балалар өчен «Сабан туе» бәйрәме оештырды. Әлеге чарада Кайбыч районы хакимияте башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, имамнар, укытучылар һәм 200гә якын бала катнашты. Бәйрәм Олы Кайбыч авылында Сабантуй мәйданында үтте.

Бәйрәмдә балалар милли уеннарда көч сынаштылар, чүлмәкләр ваттылар, капчык киеп йөгерделәр һәм командаларга бүленеп аркан тарттылар. Командалы аркан тарту ярышында егетләрдән беренчелекне – Олы Кайбыч, икенче урынны – Түбән Кошман, өченче урынны – Югары Кошман авылы балалары яулады. Кызлардан беренчелекне – Олы Кайбыч, икенче урынны – Борындык, өченче урынны – Югары Кошман авылы кызлары яулады. Нәни балалар өчен күзне бәйләп уенчыклар кисү һәм башка мавыктыргыч уеннар оештырылды.

Быел Кайбыч районының унбер мәхәлләсендә – Борындык, Шүшермә, Колангы, Имәнле-Бортас, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында рухи-саләмәтләндерү үзәкләре эшләде. Әлеге үзәкләрдә 186 бала ял итте һәм дини белемнәрен арттырды. Дәресләрне җирле имамнар, мәхәллә укытучылары алып барды һәм Казан шәһәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән килгән алты шәкерт ярдәм итте. Шәкертләр Колангы, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Югары Кошман авылларында дини практикаларын узып имамнарга ярдәм иттеләр.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*