tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада М. Гафури исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр
Уфада М. Гафури исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр

Уфада М. Гафури исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр

1 август көнне Уфада Мәҗит Гафуриның мемориаль музей-йортында М. Гафури исемендәге халыкара иҗтимагый премия лауреатларын – язучының иҗатын популярлаштыруга зур өлеш кертүчеләрне (гыйльми, иҗтимагый һ. б. эшләр белән) бүләкләү тантанасы узды.

Бүләкләнүчеләр һәм кунаклар арасында ТР халык язучысы Р. Батулла, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Р. Җамал, шагыйрә Н. Сафина, Башкортстаннан халык язучысы, сатирик М.С. Салимов, А.З. Вәлиди исемендәге Милли китапханә бүлеге мөдире Ф.Ш. Сибагатов, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы И.И. Бакке, шагыйрь һәм тәрҗемәче С.Г. Янаки, отставкадагы милиция майоры, СОБРа ветераны А. Нуртдинов, БР атказанган артисткасы Ф. Батталова, җырлар авторы Р. Чурагул һәм башкалар булдылар.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин исеменнән бүләкләнүчеләргә китаплар тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*