tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайгы уртаклашу
Кайгы уртаклашу

Кайгы уртаклашу

Бүген 72 яшендә танылган җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, РФ Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин вафат булды.

Сәяси эшчәнлеге белән беррәттән, Фатих Сәүбән улы фәнни эшчәнлек һәм иҗат белән дә шөгыльләнде. Ул – Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзасы, татарлар тарихы буенча күп кенә монографияләр, китаплар шул исәптән тарихи-публицистик китаплар сериясе авторы («От Аттилы до Президента», «Великие татары – строители и защитники Государства Российского», «Татары и евреи»)
Әлеге хезмәтләре өчен 1986 елда Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә. 1997 елда аңа Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе тапшырыла.

Бөтендөнья татар конгрессы Фатих Сибагатуллин вафат булу сәбәпле, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*