tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанда Сабантуйлар графигы билгеле
Казахстанда Сабантуйлар графигы билгеле

Казахстанда Сабантуйлар графигы билгеле

Казахстанда Сабантуй үткәрү көннәре билгеләнде. Мәдәни программада Татарстан Республикасы артистлары да катнаша. Бу хакта Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

27 майда Казахстанның Актау һәм Атырау шәһәрләрендә Сабан туе була.

9 июньдә Кентау шәһәрендә сабан бәйрәме билгеләнгән.

11 июньдә Шымкент һәм Актүбә шәһәрләрендә Сабан туе уза.

15 июньгә Лепсы авылында, 17 июня Семей шәһәрендә Сабан туена чакыралар.

18 июньдә Алма-Ата Үзәк мәдәният һәм ял паркында һәм Костанай шәһәрендә бәйрәм була.

24 июньдә Астана, Талдыкорган, Уральск шәһәрләрендә һәм Бескарагай районының Башкуль авылында бәйрәм чаралары була.

25 июньдә Караганда һәм Павлодар шәһәрләрендә Сабан туе үткәрелә, шулай ук 16 июльдә Петропавловск шәһәрендә бәйрәм була.

Усть-Каменогорск, Күкчәтау, Тараз, Экибастуз, Зыряновск һәм Сатпаев шәһәрләрендә, шулай ук Мартук районы Мартук авылында, Актүбә өлкәсендә Сабантуй үткәрү көннәренә ачыклык кертелә.

Сабантуйлары көннәре турындагы мәгълүмат Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Хөкүмәт сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдә хәбәр ителәчәк.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*