Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар телендә «Кырык дүртнең май аенда» фильмы төшерелә
Татар телендә «Кырык дүртнең май аенда» фильмы төшерелә

Татар телендә «Кырык дүртнең май аенда» фильмы төшерелә

Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча фильм Әтнә, Арча районнарында төшерелә. Район хакимиятләре төшерү эшендә зур ярдәм күрсәтә.

«Кырык дүртнең май аенда» фильмы март аенда төшерелә башлады. Гомумкешелек кыйммәтләрен пропаганадалаган тулы метражлы нәфис фильмның режиссеры – Александр Далматов.

Фильмда танылган артистлар Равил Шәрәфи, Зөлфирә Зарипова, Дания Нуруллина һәм башкалар катнаша. Хәмдия ролен Резедә Сәләхова башкара.

Фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясе ярдәмендә Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – К.Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.

«Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууна 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына багышлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*