Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар әдәбияты һәм дин гыйлеме өчен ачыш – 12нче гасыр әсәре бастырылды
Татар әдәбияты һәм дин гыйлеме өчен ачыш – 12нче гасыр әсәре бастырылды

Татар әдәбияты һәм дин гыйлеме өчен ачыш – 12нче гасыр әсәре бастырылды

Әлеге китап Идел Болгары чорыннан табылган әсәрләр арасында иң кыйммәтлесе һәм борынгысы санала. Шиһабетдин Мәрҗани үз вакытында бу китапны Истанбулдагы китапханәгә бүләк итеп тапшырган. Берничә ел элек татар галимнәре аны табып алып кайткан иде.

«Бакчаларның гүзәллеге һәм сырхау күңелләрнең юанычы» китабы гарәп теленнән тәрҗемә ителде. Беренче томда кулъязма фотолары урын алган һәм әсәр чыганак телендә – гарәпчә бастырылган. Икенче томда исә русчага, өченче томда татарчага тәрҗемә ясалган.

Сөләйман бине Дауд (әс-Сувари) әс-Саксини 12нче гасырда яшәп иҗат иткән галим. Аның хезмәтләре урта гасыр дин белгечләре арасында данлыклы әсәрләрдән саналган. Сувари һәм Саксини тәхәллүсләренә караганда, ул Болгар шәһәрләрендә яшәгән.

Китапны «Россия мөселманнарының илаһият мирасы» V Халыкара Болгар форумында тәкъдим иттеләр. Җыентыклар форумда катнашучы галимнәргә таратылды. Дөньяның иң күренекле дин белгечләре һәм профессорлары китапны югары бәяләде.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*