tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  «Казан» бию ансамбл яңа программасының бер өлешен тәкъдим итү чарасына чакыра
 «Казан» бию ансамбл яңа программасының бер өлешен тәкъдим итү чарасына чакыра

 «Казан» бию ансамбл яңа программасының бер өлешен тәкъдим итү чарасына чакыра

«Казан» бию ансамбле  21 февральдә 15.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгенә  «Голливуд» дип исемләнгән яңа программасының бер өлешен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен тәкъдим итү чарасына чакыра.

Премьера әлеге иҗат коллективының оешуына 25 ел тулуга багышланган,  юбилей концертлары 1 һәм 2 мартта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак. Чара вакытында әңгәмә кору мөмкинлеге, яңартылган бина буенча экскурсия, фуршет булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*