tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида “Туган тел көне”нә багышланган чара узды
Омскида “Туган тел көне”нә багышланган чара узды

Омскида “Туган тел көне”нә багышланган чара узды

Чара Омск шәһәренең беренче Җәмигъ мәчетендә оештырылды. Шунысы әһәмиятле – ул балалар өчен үткәрелде. Мәчетнең зур бер залынлда кырыкка якын бала җыелды. 1 яшьтән 6 яшькәчә сабыйларга аерым уен урыны әзерләнгән иде, ә өлкәнрәкләр – 15 яшькәчә булган балалар, төрле уеннарда, хәтта сабан туйларында уйнала торганнарында катнашты. Шулай ук дин һәм милләт турында сорауларга җаваплар бирделәр.

Туган телгә багышланган әлеге чарада татар һәм казакъ милләтләреннән булган балалар җыелды. Татар балалары – Омскиның “АЮ” яшьләр берлегендә шөгыльләнүчеләр. 4 сәгатькә якын барган чара мәчеттә хәстәрләнгән ризыклар белән күмәкләп чәй эчү белән тәмаланды. Туган тел көне мәчетнең яшь имамы Ильяс хәзрәт Аллагулов тәкъдиме белән оештырылды.

Розалия Сайганова

Омск шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*