tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисенең Халыкара туган тел көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисенең Халыкара туган тел көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисенең Халыкара туган тел көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Барыгызны да Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Халыкара туган тел көне белән ихластан котлыйм. 2000 елдан ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйрәм, телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан дөньяның һәрбер почмагында уздырылып килә.

Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телебезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                               В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*