tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кинофестивале кысаларында региональ фильмнары каталогы төзеләчәк
Казан кинофестивале кысаларында региональ фильмнары каталогы төзеләчәк

Казан кинофестивале кысаларында региональ фильмнары каталогы төзеләчәк

Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында региональ фильмнар каталогы төзеләчәк.

«Без быел тәвәккәлләп региональ кинематографистларның эшләрен җыеп карарга булдык. Кинофестивальнең эшлекле өлешенә без Россиядә урнашкан кинокомпания режиссерларын һәм продюсерларны чыкырдык», — диде Миләүшә Айтуганова Казан халыкара мөселман кинофестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.

«Россия регионнарында төшерелгән күп фильмнар тамашачыга барып җитә алмый. Чөнки федераль прокат региональ фильмнарны алмый. Региональ фильмнар каталогы төзесәк, кинотеатрлар тамашачысына кызыклысын сайлап алырлар иде», – дип дәвам итте фестивальнең башкарма директоры.

Әлеге эшлекле сөйләшүгә Татарстан, Башкортстан, Якутия, шулай ук, Мәскәү, Иваново, Смоленск, Красноярск, Нальчик кинематографистлары катнашырга теләк белдергән.

XVII Казан халыкара мөселман кинофестивале 5 — 10 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Фестиваль ачылу тантанасы Казан Ратушасында, ябылу тантанасы «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үтә. Фильмнар «Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында күрсәтеләчәк.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*