tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ачык Университет кысаларында “Бөек болгар маршруты” экскурсия-лабораториясен оештыра
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ачык Университет кысаларында “Бөек болгар маршруты” экскурсия-лабораториясен оештыра

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ачык Университет кысаларында “Бөек болгар маршруты” экскурсия-лабораториясен оештыра

Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан татарларның ата-бабалары – болгарлар – яшәгән төп тарихи шәһәрлекләр буенча “Бөек болгар маршруты” экскурсия-лабораториясе планлаштырылган. Маршрут үз эченә Җүкәтау шәһәрлеген (Чистай), Биләр музей-тыюлыгын, Болгар музей-тыюлыгын һәм Кузнечиха авылындагы филиалын (Суар шәһәрлеге), Сембер өлкәсендә объектларны, Тәтеш шәһәрен һәм башка археологик объектларны үз эченә ала.

Әлеге маршрут – боҗра сыман, үз эченә 15 тарихи урынны ала, 2 көнгә исәпләнгән, әмма 1 яисә 3 көнлек вариацияләре дә мөмкин. Маршрутны апробацияләү 15 кеше составында медиа вәкилләре һәм “Ачык Университет” проекты чыгарылучылары катнашында 20-21 августка планлаштырылган.

Экскурсия-лаборатория 20 август иртәнге 8:00дә Казан Кирмәне каршындагы 1 май мәйданында башлана.

Элемтә: +7 (937) 618-04-09 Зөһрә Вилданова (“Ачык Университет” проектының менеджеры).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*