tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Яхинның музыкаль мирасы традицион вариантта һәм заманча версиядә чыгарылачак
Рөстәм Яхинның музыкаль мирасы традицион вариантта һәм заманча версиядә чыгарылачак

Рөстәм Яхинның музыкаль мирасы традицион вариантта һәм заманча версиядә чыгарылачак

Татар композиторлары Рөстәм Яхин каберенә чәчәкләр салганда милли музыкаль мирасны популярлаштыру турында фикер алыштылар.

«Рөстәм Яхинның музыкасы күбрәк һәм ешрак яңгырарга тиеш. Без аның романсларны традицион вариантта да, заманча тыңлаучыны күздә тотып аңа яраклаштырып та бастырып чыгарачакбыз», — диде Ирада Әюпова Рөстәм Яхинның каберенә чәчәкләр салганда.

«Без үз шәхесләребезне оныта торган милләт булмасак иде. Без мәдәниятебезнең даһилары салган традицияләрне онытмыйк. Безнең бүгенге мәдәниятебезне Рөстәм Яхин мирасыннан башка күз алдына китереп булмый», — дип дәвам итте ул.

Шулай ук, ул безнең бик күп күренекле композиторларыбыз барлыгын һәм аларның мирасы халкыбызның байлыгы булуын искәртте. Ирада Әюпова министрлыкның яшь композиторлар белән элемтәдә торуын әйтте.

Яшь композитор Алсу Абдуллина 26 август көнне Милли музейның «Һава» фестивалендә Рөстәм Яхин романсларының заманча аранжировкада — эстрада-джаз стилендә башкарылачагын әйтте.

«Без нәкъ менә Рөстәм Яхин кабере янында татар музыкаль мәдәнияте проблемаларын хәл итүебез үзе үк зур мәгънәгә ия. Мәдәният министрлыгына таянып без татар музыкаль мәдәниятен алга этәрү өчен күп эш башкара алабыз», — диде Рәшит Кәлимуллин.

Рөстәм Яхинның 100 еллыгы уңаеннан ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР һәм РФ Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин һәм яшь композиторлар Яңа татар бистәсе зиратында күренекле татар композиторының каберенә чәчәкләр куйдылар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*