tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтында беренче тапкыр Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе уза
Казан кооператив институтында беренче тапкыр Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе уза

Казан кооператив институтында беренче тапкыр Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе уза

Казан кооператив институтында беренче тапкыр уздырылачак Туфан Миңнуллинга багышланган искә алу кичәсе чит илләргә дә трансляцияләнәчәк.

Туфан Миңнуллинга багышланган искә алу кичәсе Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә. Чара 20 февраль көнне сәгать 11.00 Казан кооператив институтында уздырылачак, ә онлайн-трансляциясе YouTube каналында күрсәтеләчәк.

Искә алу кичәсендә Туфан Миңнуллиның кызы — Әлфия Миңнуллина-Юнысова, язучылардан — Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, артистлардан Әзһәр Шакиров, Луара Шакирҗанова, Фоат Әбүбәкеров, Әсхәт Хисмәт, Әхмәт Кәримов катнаша. «Җанкисәккәем» спектакленнән өзек куела, аны Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рахимова белән Рамил Ваҗиев башкарачак.

«Онлайн-трансляциягә сигез ил кушыла. Алар — Финляндия татарлар оешмасының рәисе Атик Али, Истанбул Мәрмәрә университетының укытучысы — Ләйсән Шаһина, Таллиннан — Фәүзия Хәдиуллина, Германиядан — Бари Дианов, Париждан — Әлфия Айзатова, Лондоннан — Рамил Миңуллин, Италиядән — Лилия Шайхиева, Алма Атадан Равил Гузаиров», — диде Казан кооперация институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флера Абдуллина.

Искә алу кичәсендә Туфан Миңнуллинга багышланган видеоматериаллар күрсәтеләчәк һәм аның фикерләре яңгыраячак.

Оештыручылар — институт ректоры Алсу Нәбиева һәм Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллина.

Ләйсән Сафина
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*