tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтында «Туфан Миңнуллин феномены» конкурсына нәтиҗә ясалды
Казан кооператив институтында «Туфан Миңнуллин феномены» конкурсына нәтиҗә ясалды

Казан кооператив институтында «Туфан Миңнуллин феномены» конкурсына нәтиҗә ясалды

Бүген Халыкара Язучылар көнендә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә «Туфан Миңнуллин феномены» дигән бәйгегә нәтиҗә ясалды.

Беренче урынны — Әлки районы Карга авылыннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Сергеева, Казанның 402 балалар бакчасы тәрбиячесе Райхана Юсупова алды. Икенче урын — Әлки районы үзәк китапханәсенең Туган якны өйрәнү һәм милли әдәбият бүлеге җитәкчесе Алсу Низамова, Казанның 208 балалар бакчасыннан Лилия Сәгъдиевага бирелде. Өченче урын ун кешегә бирелде.

Бәйгенең жюри рәисе — драматургның кызы, танылган журналист Әлфия Миңнуллина-Юнысова барлык катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Конкурс җиңүчеләренә Евразия рәссамнәр берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиева иҗат иткән Туфан Миңнуллин портретлары бүләк ителде. Аларны рәссамның оныгы Диләрә Камалова тапшырды.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә танылган драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга багышланган чараларны икенче ел рәттән оештырыла. Узган ел драматург хөрмәтенә искә алу кичәсе уздырылды. Быел «Туфан Миңнуллин феномены» дигән конкурс игълан ителде.

«Чараларның формалары аерылса да, асылы үзгәрми. Алар, Туфан ага Миңнуллин язып калдырганча, татар телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калудан гыйбарәт.  Олпат зат Туфан ага Миңнуллин һәрвакыт татар теле, мәдәнияте, аның язмышы турында чыгышлар ясады, татар халкын дәүләт дәрәҗәсендә яклаган шәхес иде», — ди Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.Флюра Абдуллина.

Бәйгегә нәтиҗә ясау тантанасына Туфан ага Миңнуллинның фикерләрен үз иткән төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре җыелды. Драматургның кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова, Нәҗибә Ихсанованың сеңлесе Роза Байбикова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессының татар эшкуарлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев,  шагыйрьләр, укытучылар, китапханәчеләр, тәрбиячеләр, Казан кооператив институты студентлары, укучылар, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, ата-аналар килгән иде. Төркия, Швеция, Лондон, Таллинда яшәүче татарлар онлайн катнашты.

Ркаил Зәйдулла драматурглар арасында Туфан Миңнуллинга тиңләшерлек кеше юклыгын ассызыклады. Төркиядә яшәүче журналист Айзирәк Гәрәева Төркия театрларында да Туфан Миңнуллин әсәрләрен куярга кирәклеген әйтте, Лондоннан Рамиль Миңнуллин, Швециядән Исмәгыйль Шәңгәрәев мондый чараларның татар телен, гореф-гадәтләрне саклаудагы әһәмиятенә тукталды. Таллиннан табибә Флюзә Хәйруллина Туфан Миңнуллиннның Эстониядәге сәфәре вакытындагы очрашуларын мавыктыргыч итеп сөйләде.

Чара Габдулла Тукайның «И туган тел» җырын берлектә башкару белән төгәлләнде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*