tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Сабан туена Румыния татарлары килде
Казан Сабан туена Румыния татарлары килде

Казан Сабан туена Румыния татарлары килде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында кунакта Румыниядә гомер итүче милләттәшләребез булды. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков кабул итте.

Әңгәмә барышында үзара хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре билгеләнде. Аерым алганда, мәдәният һәм мәгариф өлкәләре каралды. Билгеле булганча, Румыния мәктәпләрендә татар телен укытмыйлар, әмма милләттәшләребездә туган телне өйрәнү теләге зур. Илгиз Халиков БТКның чит илдә яшәүче татарларны тиешле әсбаплар белән тәэмин итүдә һәрвакытта әзер булуын әйтте. “Сүз китаплар турында гына бармый. Бүгенге көндә онлайн курслар шактый. Шуларның берсе – “Ана теле” проекты”, – диде ул.

Иртәгә, 26 июнь көнне, милләттәшләребез мәркәзебез Казанда узучы Сабан туенда катнашырга ниятли. Егетләр милли көрәштә көч сынашачак.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*