tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан шәһәре Мэриясе Татарстанның башкаласына багышланган «Саумы, Казан!» рәсем сәнгате конкурсы игълан итә
Казан шәһәре Мэриясе Татарстанның башкаласына багышланган «Саумы, Казан!» рәсем сәнгате конкурсы игълан итә

Казан шәһәре Мэриясе Татарстанның башкаласына багышланган «Саумы, Казан!» рәсем сәнгате конкурсы игълан итә

Татарстан башкаласының бүгенге сәнгати образын тудыру һәм замана рәссамнарының иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан Казан шәһәре Мэриясе «Саумы, Казан!» дип исемләнгән рәсем сәнгате конкурсы игълан итә.
Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар катнаша ала. Игътибар үзәгендә – Казан. Иҗат эшләрендә шәһәребезнең тарихи урамнарын, күпләр өчен таныш, ә бәлки киресенчә, чит күзләрдән яшеренгән урыннарын сурәтләргә була. Конкурс эшләренең саны буенча чикләүләр юк. Иң мөһиме – бер автор үзенең бәйгегә тәкъдим ителгән картиналарында Казанның бер үк урынын тасвирламаска тиеш. Шулай ук конкурс эшләренең 2023 елдан да иртәрәк ясалмавы шарт. Катнашучы конкурска тәкъдим иткән картинаның авторы булуын һәм беркемнең дә авторлык хокукларын бозмавын гарантияли.
Бәйгедә катнашу өчен 2023 елның 15 июленә кадәр [email protected] электрон адресына «“Саумы, Казан!” конкурсына» тамгасы белән гариза юлларга кирәк. Гаризада катнашучы турында белешмә тутырыла: фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган көне, эш/уку урыны, яшәү урыны, элемтә өчен телефон, электрон адрес, шулай ук конкурс эшенең исеме, конкурс эшенең нинди юнәлештә иҗат ителүе (живопись, графка), картинаның размерлары, аны ясау датасы. Катнашучы теләге буенча конкурс эше турында кыска аннотация язарга да мөмкин.
Ә картиналарның үзләрен 2023 елның 25 июленнән 29 июленә кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Дзержинского, 27 (Ә.Мәҗитов музее) адресы буенча тапшырасы булачак. Жюри комиссиясе алар белән танышып, катнашучыларның эшләрен рәсем сәнгате (живопись) һәм графика юнәлешендә ике яшь төркеменә бүлеп бәя бирәчәк:
– 18 яшьтән 35 яшькә кадәр;
– 35 яшьтән өлкәнрәкләр.
Димәк, һәр юнәлештә һәм яшь категориясендә 3 җиңүче булачак:
I урын – 120 000 сум;
II урын – 100 000 сум;
III урын – 80 000 сум.
Конкурсның нәтиҗәсе буларак җиңүче картиналарның күргәзмәсе һәм конкурс эшләре сурәтләнгән открыткалар чыгару да планлаштырыла.
Бәйгенең барлык шартлары һәм нигезләмәсе белән kzn.ru сайтында танышырга мөмкин.

Искәртеп узыйк, беренче тапкыр «Саумы, Казан!» конкурсы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында үткәрелде. Беренче конкурста каләм ияләре үзара көч сынашты. Барлыгы 120дән артык эш килде. Шуларның 50дән артыгы татар телендә һәм 70е рус телендә. Катнашучылар географиясе Казан шәһәре белән генә чикләнеп калмады, Мәскәү, Санкт-Петербург, Алтай крае, Кырым, хәтта ерак Төркия, Австралия һәм Нью-Йорктан да эшләр килеп иреште. Нәтиҗәдә жюри комиссиясе 12 авторны җиңүче булырга лаек дип тапты. Аларга бүләкләрне 30 август шәһәр һәм Республика көнендә Казан шәһәре Башкарма комитетының социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм жюри рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар ПЕН-үзәге әгъзасы-башкарма директоры Әхәт Мушинский тапшырды. «Иң яхшы» дип табылган татар һәм рус телләрендәге әсәрләр «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» дип аталган 1000 тиражлы хикәяләр җыентыгы булып дөнья күрде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*