tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов Беларуссиянең татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов Беларуссиянең татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов Беларуссиянең татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты.

Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

– Әлеге очрашу барыбыз өчен дә көтеп алынган вакыйга.  Рәисебез Рөстәм Нургалиевич дөньяның кайсы гына иленә бармасын, анда яшәүче татарлар белән очрашмыйча калмый. Бүгенге көндә Беларусь Республикасында  11000 артык милләттәшебез гомер итә. Шуларның 3000 артыгы Минск шәһәрендә яши, – диде ул.

Беларусь Республикасы ягыннан кунакларны Белоруссия Республикасы Премьер-министры урынбасары Петр Пархомчик сәламләде.

Очрашуда «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе президиумы рәисе Эльвира Левшевич, «Зикр уль-Китаб» татар иҗтимагый берләшмәсе әгъзасы Сергей Мискевич, авиация генерал-майоры, СССРның атказанган очучысы, хәрби-һава көчләре һәм һава көчләре оборонасы ветераны, хәрби-һава көчләре һәм һава көчләре оборонасының «Белорус офицерлар берлеге» рәисе Камил Мәхмүтов чыгышлары яңгырады. Чара балаларның, укучыларның иҗади чыгышлары белән үрелеп барды.

Кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы сәламләде.

-Сез Беларусь Республикасында яшәп, биредә татар мәдәниятен саклап һәм үстереп яшисез, моның өчен сезгә бик рәхмәтлебез, – дип мөрәҗәгать итте ул милләттәшләребезгә. – Иң мөһиме – гаиләдә татар моһитен булдыру. Бу юнәлештә бик ярдәм итүче тагын бер фактор – динебез. Мәчетләребез намаз уку урыны гына булып калмый, күрешү, аралашу, белемнәрне яшь буынга тапшыру урынына әйләнә, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук биредә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

«Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе президиумы рәисе Левшевич Эльвира Ансаф кызына; «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе рәисе урынбасары Аброськина Гөлсинә Абрик кызына,«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе әгъзасы Дәүликамов Кәлимулла Сабирҗан улына; Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе әгъзасы Гафиятуллин Ирек Сөнгатулла улына,«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе президиумы әгъзасы Лумпова Мәдинә Минсафа кызына, «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе әгъзасы Ралль Зифа Зыя кызына, «Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе» Республика дини берләшмәсенең идарә рәисе (мөфти) Шабанович Абү-Бәкер Юхъя улына бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*