tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан сынлы сәнгать училищесында Айрат Хәмидуллинның шәхси күргәзмәсе ачылды
Казан сынлы сәнгать училищесында Айрат Хәмидуллинның шәхси күргәзмәсе ачылды

Казан сынлы сәнгать училищесында Айрат Хәмидуллинның шәхси күргәзмәсе ачылды

Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесының Карл Маркс урамындагы бинасында танылган рәссам һәм педагог Айрат Хәмидуллинның күргәзмәсе ачылу тантанасы студентлар өчен осталык дәресе булды.

«Сез шушы эшләр белән илһамланып тиздән җәйге плэнерга чыгарга һәм иҗат итәргә тиешсез», – диде училище директоры Ольга Гыйльметдинова студентларга.

Күргәзмә «Җәйге Казан буйлап йөреп кайту» дип атала һәм анда рәссамның җәйге Казан сурәтләнгән 29 эше куелган. Җәйге сессия тәмамлангач студентларның практикасы да нигездә шушы урыннарда – Лядской һәм шәһәр үзәгендәге башка бакчаларда, шушы тирәдәге ишегалларында үтәчәк.

Ольга Гыйльметдинова рәссамның эшләре үрнәгендә җәйге пейзаж язу серләрен, аерым алганда күләгәләр белән эшләү мөмкинлекләрен, композиция үзәген сайлау осталыгын аңлатты.

«Илһам килеп сикереп торган иҗат кешеләре турында кинолар караган булсагыз, болар чын түгел. Илһам ул эш барышында килә», – диде Айрат Хәмидуллин студентларга.

«Иң мөһиме – гаҗәпләнә белегез! Гаҗәпләнми башлагансыз икән, димәк, сез картайгансыз», – дип киңәшләрен бирде ул укучыларына.

Әлеге күргәзмә Айрат Хәмидуллинның сигезенче персональ күргәзмәсе.

Күргәзмә 17 июньгә кадәр эшләячәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*