tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты
Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты

Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты

Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларына йомгак ясалды. Хисап концерты шәһәрнең Совет районындагы 180 нче номерлы гимназиядә 16 нчы май көнне узды. Укучылар татар биюе һәм сүз сәнгате дәресләрендә алган күнекмәләрне күрсәттеләр. Укучылар халык биюләре һәм вальс башкардылар, татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрен сөйләделәр, театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.

«Узган елның май аенда без Казанның парк һәм скверларында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын башлап җибәрдек, хәзер ул мәктәпләрдә дә үтә. Бүген без 20 дәреснең генә нәтиҗәсен күрдек. Киләчәктә проектны зур масштаблы фестиваль рәвешендә дәвам итәргә кирәк. Мөгаен, әлеге проектларның кирәклеген һәркем аңлагандыр», – дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Проектларда 40 мәктәптән 700 укучы шөгыльләнгән, дүрт ай дәвамында – февраль аеннан май аена кадәр 20 дәрес узган. Мәктәп укучылары өчен профессиональ биючеләр, татар телендә педагог-хореографлар, театр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылар остазлар булды. Аларга Казан Башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Без укучылар белән бөтен көчне куеп эшләдек. Минем төркемдә рус балалары күбрәк иде, аларга татар хәрәкәтләрен аңлатканда тәрҗемәгә мөрәҗәгать иттем. Алар киләсе елда да татар биюе буенча дәресләр үткәреләчәкме, дип кызыксындылар», – дип уртаклашты «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты остазларының берсе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Илгиз Фәйзуллин.

«Сөйлә» проекты турында Татарстан Республикасының халык артисты Зөлфия Вәлиева да сөйләде. Ул дәресләрнең сәхнәгә бер тапкыр да чыкмаган балалар өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте. «Әлеге «десант» киләчәктә тагы да күбрәк мәктәпләрдә үтсен иде», – дип билгеләп үтте З.Вәлиева.

Проектлар дәресләре үткәрелгән белем бирү учреждениеләре шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсеннән Рәхмәт хатлары алды. «Казан Мэриясенең мондый проектлар оештыруына без бик шат. Алар ярдәмендә укучылар сәнгать нигезләрен өйрәнделәр», – дип ассызыклады Совет районының 20 нче гимназиясе директоры Рәхимә Арсланова.

Йомгаклау чарасында шулай ук Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев катнашты.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектлары ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә шәһәр Мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Май-сентябрь айларында шәһәрнең 6 паркында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында татар телендә спорт һәм иҗади дәресләр узачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Телләр мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге. Беренче чара 26 нчы майга планлаштырылган, ул Кабан күле яр буенда узачак.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*