tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан җилкәнчеләре Җир шарын әйләнеп чыкты!
Казан җилкәнчеләре Җир шарын әйләнеп чыкты!

Казан җилкәнчеләре Җир шарын әйләнеп чыкты!

Дүшәмбе көнне, 2021 елның  14 июнендә, Казан вакыты белән 16 сәгаттә Татарстан байрагы астында йөзгән “Милонга” җилкәнле көймәсе Төркиянең Мармарис портына килеп җитте. Июль аенда Казаннан юлга чыккан көймәчеләренең  җир тирәли сәяхәте узган елның 15 сентябрендә Төркиядә башланып, бик күп диңгез-океаннар аша 45 мең километрга сузылды. Бу экипажга 71 яшьлек Алмаз Алиев, шулай тәҗриәле спортчылар Ильфат Миңнебаев, Виль Сәгыйтов һәм сәфәрнең соңгы өлешендә Вилне алыштырган Иван Поликасов керә. Хәзергә ул Мармарис портындагы көймәдә кала, ә Алмаз Алиев һәм Ильфат Миңнебаев Казанга юл тотучы очкыч табылу белән  туган якка кайтып җитәчәк. Диңгезчеләрнең бу сәфәрен һәм юлда күргән маҗараларны тасвирлау өчен оештырылачак матбугат очрашуы турында соңрак хәбәр ителер.

Римзил Вәлиев.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*